«Күк йөзендә торналар оча»: шигърият бәйрәме (12+)

25 октябрь көнне 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Күк йөзендә торналар оча» дигән  шигърият бәйрәме уздырды. Бәйрәмнәр календаренда 22 октябрь Ак Торналар Бәйрәме, шигърият, рухилык һәм барлык сугышларда һәлак булган солдатларны искә алу көне буларак билгеләнгән.

Чара Рәсүл Гамзатовның «Журавли» шигыреннән башланды. Аның Ян Френкель көенә салынган шигырьләре һәлак булган солдатлар һәм соңрак террорчылык, сугышчан каршылыклар корбаннары истәлеге гимнына әйләнгән.

Летят над миром…
14 фил. Летят над миром журавли 1
14 фил. Летят над миром журавли 2
14 фил. Летят над миром журавли 3
14 фил. Летят над миром журавли

Китапханәче Хиросимада атом төш коралы шартлау нәтиҗәсендә үлә баручы, меңләгән торналарын ясап бетерергә өлгермәгән япон кызы Садако Сасаки тарихын сөйләде. Бүгенге көндә дә дөньяның төрле илләреннән балалар, тынычлык булуын теләп, Хиросимадагы Тынычлык мемориалына үзләре ясаган торналарын җибәрә. Бу кыз Рәсүл Гамзатовны «Журавли» шигырен язарга илһамландыра. Шагыйрь Садако Сасаки һәйкәле каршында басып торганда, күк йөзендә чын торналар килеп чыга. Бу рәхимсез сугышта һәлак булганнарны хәтерләтүче ниндидер бер билге, чөнки кояшлы илдә яшәүчеләрнең күбесе кеше җаннарының мистик күчешенә ышана. 

«Ак Торналар» бәйрәме шигъри бәйрәм буларак та билгеләп үтелә. Шунлыктан бу көнне укучылар башкаруында М.Җәлил, Э.Асадов кебек авторларның күп кенә шигырьләре яңгырады. Ак торна ихлас дуслыкны, тугры һәм кыю төрле милләт һәм дин халыкларының бердәмлеген чагылдыра.  

Бу бәйрәм тынычлык сөю һәм тарихка карата сакчыл мөнәсәбәт мисалы булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: